Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

КЫШКЫ ГТО ФЕСТИВАЛЕ

Республика кышкы ГТО фестивале Бөтенсоюз ГТО комплексы барлыкка килүнең 90 еллыгына багышлап старт алды.

Фестиваль Татарстан районнары
буйлап дәвам итә. Зона этабында җиңүчеләр республикада көч сынашачак.
Ул 26 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә
булыр дип көтелә.
18 февраль көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында Актаныш,
Тукай, Минзәлә, Тукай, Мөслим районы
спорт сөючеләренә ГТО нормативларын
тапшыру мөмкинлеге бирелде. Чараның
ачылу тантанасында район яшьләр
белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге
җитәкчесе Ленис Вәлиев катнашучыларны сәламләде.
Республика кышкы ГТО фестиваленең
икенче этабында икенче баскычтан тугызынчы баскычка тикле нормативлар
буенча ярышны Актаныш районының
ГТО буенча баш хөкемдары Рәмил
Гыйльфанов күзәтте.
Көн суык булу сәбәпле, чаңгыда узышмадылар. Ярышлар 6 төр буенча үткәрелде, аларда 8 яшьтән 60 яшькә
кадәрлеләр көч сынашты.
– Безнең районда ГТО нормаларын
тапшыру планлы рәвештә ай саен үткәрелә. Бу чара 2015 елдан бирле гамәлдә. Районыбыз республикада 13 нче
урында бара. 6 меңгә якын кеше теркәлү
узды. Шуның яртысы ГТО нормаларын
үтәде, – диде Рамил Гыйльфанов.
КЫШКЫ ГТО ФЕСТИВАЛЕ
Республика кышкы ГТО фестивале Бөтенсоюз ГТО
комплексы барлыкка килүнең 90 еллыгына багышлап
старт алды.

ӘТӘС МӘКТӘБЕНЕҢ ФИЗКУЛЬТУРА УКЫТУЧЫСЫ АЙДАР ХӘБИБУЛЛИНГА
ГТО БИЛГЕСЕ ТАПШЫРЫЛДЫ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев