Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Икенче атнага Кышкы спартакиада кысаларында өстәл теннисы ярышлары башлана

Районыбызның оешма-предприятие коллективлары арасындагы традицион кышкы спартакиаданы өстәл теннисы бәйгесе башлап җибәрә.

Өстәл теннисы спорты белән шөгыльләнүче райондашларыбызны 15-16 февраль көннәрендә 19.00 сәгатьтә «Батыр» спорт сараенда узачак ярышларда көтеп калабыз. Бәйгегә һәр командадан берәр хатын-кыз һәм ир-егет катнаша ала. Урыннар шәхси һәм команда беренчелеге арасында чыгарыла.

Ярышларның баш хөкемдары балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Булат Солтанов, сәркатибе М. Әхтәмов. 

Кышкы чорда өстәл теннисы буенча район чемпионатын уздыру турындагы нигезләмәдә оешма-предприятиеләр ярышларында катнашучы гражданнар авыл җирлекләре буенча үткәрелгән бәйгеләргә кертелми, дип искәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев