Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Кәзкәйдәге кадет-интернат мәктәбе базасында спорт лагере эшли башлады

Районыбыз укучыларының җәйге ялы файдалы һәм кызыклы оештырыла.

              "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере белән беррәттән шушы көннәрдә Кәзкәйдәге кадет-интернат мәктәбендә сәламәт яшәү рәвешенә һәм физкультурага тартылган спортчы егетләр һәм кызлар өчен спорт лагере эшли башлады. 


            Спорт юнәлешендәге лагерьга татарча көрәш, бадминтон, теннис, волейбол, баскетбол, волейбол, футбол, җиңел атлетика, дзюдо белән шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар җыелды.

Төшке аш вакытына кадәр һәр юнәлеш буенча тренировкалар оештырыла. Балалар әйдаманнар озатуында автобус белән Актанышка киләләр, аларны биредәге спорт мәйданчыкларында тренерлар көтеп ала һәм дәресләрдә күнекмәләр уздыра. 

                  Төшке аштан соң лагерьда отрядлар арасында спорт уеннары  башлана. Укучылар "Дулкын" бассейнына йөзәргә дә йөриләр. Кичен мәдәни күңел ачу чаралары үткәрелә. 

                Спорт лагере 1 августтан 18 августка кадәр дәвам итә. 

               Кичә 4 август көнне лагерьны ачу тантанасына район җитәкчесе Ленар Зарипов та килде. Укучыларның ялын оештыру дәрәҗәсе белән танышты. 

Фотолар Актаныш районы мәгълүмат үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев