Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Лачын”да Бөтенрәсәй хоккей турнирын ачу тантанасы узды (ФОТОЛАР)

"Лачын" боз сараенда 18-20 март көннәрендә 2005 елгы яшүсмерләр командалары Бөтенрәсәй язгы турнирында көч алышачак. 18 март көнне "Лачын" боз сараенда турнирны тантаналы ачу тантанасы узды. Чарада муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашты. Ул ярышларда катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев һәм үз исеменнән котлады, аларга уңышлар, матур уен...

"Лачын" боз сараенда 18-20 март көннәрендә 2005 елгы яшүсмерләр командалары Бөтенрәсәй язгы турнирында көч алышачак.
18 март көнне "Лачын" боз сараенда турнирны тантаналы ачу тантанасы узды. Чарада муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашты. Ул ярышларда катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев һәм үз исеменнән котлады, аларга уңышлар, матур уен теләде.
Боз өстендә безнең "Лачын", Уфадан М.Азаматов исемендәге 3нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Свердлов өлкәсенең Асбест шәһәреннән "Хризотил", Пермь крае Соликамск шәһәренең "Металлург", Туймазыдан "Девон" һәм Чаллы шәһәреннән килгән командалар очраша.
Шушы ук көнне "Лачын" һәм "Девон" командалары арасында уен узды. Актанышның яшь хоккейчылары уенда көндәшләрен 7:2 исәбе белән тар-мар итте. Алдагы уеннарында да аларга уңышлар телибез!
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев