Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Лачынлылар сынатмады

"Лачын" боз сараенда 18-20 март көннәрендә 2005 елгы яшүсмерләр командалары алкалы хоккей буенча Бөтенрәсәй язгы турнирында көч алышты. Боз өстендә 6 команда очрашты. Безнең лачынлылар Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән танылган хоккей клублары командалары белән уенда үзләрен лаеклы тотты, гомуми нәтиҗәдә IV урынга ия булды. Беренчелекне - Уфадан М.Азаматов исемендәге 3нче...

"Лачын" боз сараенда 18-20 март көннәрендә 2005 елгы яшүсмерләр командалары алкалы хоккей буенча Бөтенрәсәй язгы турнирында көч алышты. Боз өстендә 6 команда очрашты.
Безнең лачынлылар Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән танылган хоккей клублары командалары белән уенда үзләрен лаеклы тотты, гомуми нәтиҗәдә IV урынга ия булды.
Беренчелекне - Уфадан М.Азаматов исемендәге 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе,
II урынны - Пермь крае Соликамск шәһәренең "Металлург", III урынны Свердлов өлкәсенең Асбест шәһәреннән "Хризотил" командалары яулады.
"Лачын"ның яшь хоккейчысы Гомәр Шәмсунов турнирның иң файдалы уенчысы буларак танылды. Азамат Сәррахов, Раил Тимеров һәм Айваз Галимов исә матчларда иң шәп уенчы дип табылдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев