Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Лачыннарыбыз” үзләрен Россия күләмендә сынады (+ФОТОЛАР)

Күптән түгел "Лачын" спорт мәктәбенең 2005-2006 елгы малайлар төркеме Краснодар краенда авыл командалары арасында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" бөтенроссия ярышында көч сынап кайтты. Чиләбе, Тверь, Самара, Новосибирск өлкәләреннән, Башкортстанның Кушнаренко районы һәм Краснодар краеның үзеннән биш команда - барысы 16 команда катнашкан бәйге егетләребез өчен зур чыныгу да, яңа тәҗрибә...

Күптән түгел "Лачын" спорт мәктәбенең 2005-2006 елгы малайлар төркеме Краснодар краенда авыл командалары арасында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" бөтенроссия ярышында көч сынап кайтты.

Чиләбе, Тверь, Самара, Новосибирск өлкәләреннән, Башкортстанның Кушнаренко районы һәм Краснодар краеның үзеннән биш команда - барысы 16 команда катнашкан бәйге егетләребез өчен зур чыныгу да, яңа тәҗрибә дә, дөньяны танып-белүләрен киңәйтү ягыннан да зур вакыйга булды.

Атна дәвамында барган уеннарда "лачыннарыбыз" гомуми зачетта VII урынга чыктылар. Россия күләмендә мондый нәтиҗә - үзе җиңүгә тиң.

Хоккейчы улларын ярышка яхшы әзерләгән, поезд белән ике тәүлек барасы ерак юлга курыкмый җыеп алып киткән, кайгырткан һәм сөенечле нәтиҗә белән алып кайткан остазлары (хәзер инде элекке остазлары) Алексей Волковка әти-әниләр зур рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев