Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Лачын» боз-сараенда бүген беренче тапкыр следж-хоккей күнегүләре узды

Следж-хоккей-мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бозда кәшәкә уены.

Терәк-хәрәкәт системасы авырулары булганнар чанага утырып гадәти хоккей уйный. Әмма уенның үзенчәлекләре дә шактый. Кыска кәшәкә белән алканы капкага кертүнең үз алымнары бар.

Актаныш балаларына әлеге уенны “Ак Барс” следж тренеры Тимур Садриев өйрәтте. Алар “Ак барс” хокей следж лигасы координаторы Ангелина Садриева белән махсус Актаныш балалары өчен Казаннан ук килгән.

“Лачын” боз-спорт сарае директоры Рамил Галиев хоккей сәламәт кешеләр генә түгел, мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар, бигрәк тә балалар өчен дә ачык булырга тиеш дип саный. Актаныштан Минзәләгә тернәкләндерү үзәгенә барган баланы следж-хоккей уенына өйрәтәләр. Кайткач, әлеге уен турында ул әнисенә дә әйтә. Баласының теләген ана спорт мәктәбе җитәкчеләренә дә җиткерә. Башкортстанда следж-хоккей киң үсеш алган. Рамил Галиев следж-хоккей буенча Казандагы остазларга мөрәҗәгать итә. 
 “Ак Барс” следж тренеры Тимур Садриев беркайчан да боз сарае ишекләрен ачып карамаган балалар белән дустанә сөйләшеп, хоккей уены киемнәрен кигерде: каска, крагалар кигән балаларны чанага ктыртып кулларына кәшәкә тоттырды. Беренче булып Сәйдә Низамова мәйданга чыкты. Кызчык бер этелүдә үк шуып китте, сөенечтән аның күзләре яна. Әнисе Ләйлә Шәрипова Актанышта следж-хоккей үсеш алыр, кызы Сәйдә дә яратыр дигән ышанычта. 
Районда 87 сәламәтлекләре чикле бала исәптә. Следж-хоккейны өйрәнергә 15 баланы чакырганнар. Бүгенгә 4 малай-кызны әти-әнисе күнегүләргә алып килгән иде. 
Следж-хоккей- уен гына түгел, даими шөгыльләнгәнеп инвалид коляскасыннан аякка басучылар да бар диде остаз Тимур Садриев. Следж-хоккей- актанышлыларның да яраткан уенына әверелер, сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен якты, кызыклы спорт төре яшәүгә яңа көч-дәрт өстәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев