Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Лаешта мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең гол-бол буенча Татарстан чемпионаты һәм республика беренчелегенә ярышлар узды

27-28 март көннәрендә Лаешта мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең гол-бол буенча Татарстан чемпионаты һәм республика беренчелегенә ярышлар узды. Анда хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары, 17 яшькәчә укучылар үз көчләрен сынады. Безнең район данын Кировтан Шәрифуллин Илшат, Камалов Рузил, Нәгыймова Әлфия, Әлемнән Шакиров Фәнил, Яхшыйдан Хәйруллина Роза, Түкедән Салихова Энҗе, Актаныштан Ашуров Руслан, Сәфәрдән...

27-28 март көннәрендә Лаешта мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең гол-бол буенча Татарстан чемпионаты һәм республика беренчелегенә ярышлар узды. Анда хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары, 17 яшькәчә укучылар үз көчләрен сынады.
Безнең район данын Кировтан Шәрифуллин Илшат, Камалов Рузил, Нәгыймова Әлфия, Әлемнән Шакиров Фәнил, Яхшыйдан Хәйруллина Роза, Түкедән Салихова Энҗе, Актаныштан Ашуров Руслан, Сәфәрдән Баянова Розалия, Шәңгәрәев Ильмар, Чуракайдан Хуҗагалиев Данил яклады. Укучылар, хатын-кызлар командалары III урында, ир-атлар командасы беренче унлыкта.
3-5 апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты. Анда тугыз спортчы район данын яклаячак. Теләге булган һәркем әлеге бәйгедә катнаша ала. Моның өчен район инвалидлар оешмасына - 3-15-75 телефонына шалтыратып катнашу теләгеңне белдерергә, яисә Игелек үзәгенең 9 бүлмәсенә килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев