Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ленар Зарипов Илфат Әнвәров исемендәге төбәкара көрәш бәйгесенә килүчеләргә рәхмәтен белдерде

Бүген «Батыр» спорткомплексында күптапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров исемендәге төбәкара көрәш бәйгесе уза.

Актаныш районында Илфат Әнвәров исемендәге әлеге көрәш бәйгесе сигезенче тапкыр үткәрелә.

Быелгы ярышта 132 яшь спортчы көчен сыный.

Бил алышларда республикабызның Актаныш, Азнакай, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Тукай, Нурлат районнарыннан тыш Башкортстанның Илеш районы командасы да катнаша. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов кунакларга республикабызның иң матур төбәге Актанышка ерак араларны якын итеп килүләре өчен рәхмәтен белдерде. 

-Көрәштә генә түгел, тормышта да үзегезнең максатыгызга ирешегез. Ярышта иң көчлеләр җиңсен! - диде ул. 

Бәйге турында тулырак әлеге язмада- Быел РСФСРның спорт остасы Илфат Әнвәров исемендәге көрәш бәйгесенә иганәчелек итүчеләр арткан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев