Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Лениногорск шәһәрендә чемпионаты узды

24-28 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең шахмат, шашка 64, шашка 100 буенча республика чемпионаты узды. Безнең район данын 12 инвалид яклады. Алар - Әтәстән Фәйзелгаян Сәлахов, Таһир Талипов, Актаныштан Энгель Мәннапов, Лилия Вәлиева, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Әҗәкүлдән Илнур Могътазиров, Сәфәрдән Розалия Баянова, Пучыдан Азат Сәлахов, Яңа Кормаштан Илсаф Зарипов, Чалманараттан...

24-28 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең шахмат, шашка 64, шашка 100 буенча республика чемпионаты узды. Безнең район данын 12 инвалид яклады. Алар - Әтәстән Фәйзелгаян Сәлахов, Таһир Талипов, Актаныштан Энгель Мәннапов, Лилия Вәлиева, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Әҗәкүлдән Илнур Могътазиров, Сәфәрдән Розалия Баянова, Пучыдан Азат Сәлахов, Яңа Кормаштан Илсаф Зарипов, Чалманараттан Наил Гафуров, Аккүздән Зәкинур Хафизов, Мәсәдедән Инсаф Таҗипов. Бәйгедә 19 команда составында мөмкинлеге чикләнгән 180 кеше катнашты, 9ы район командалары. Ярышлар киеренке барса да, актанышлылар бер гаилә булып, ярдәмләшеп көч сынашты. Шахмат, шашка 64 буенча - III урынны, шашка 100 буенча II урынны яуладылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев