Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ләйсән Лотфуллина һәм Илназ Сәрвәров – абсолют чемпионнар

Өстәл теннисы буенча район турниры "Актаныш" спорт сараенда 17 декабрь көнне гөрләде. Иганәчеләр көче белән уздырылган бәйгедә 13 яшь категориясендә 70тән артык спортчы көч сынаган. Турнирның абсолют чемпионнары булып Ләйсән Лотфуллина һәм Илназ Сәрвәровлар танылды. Үз категорияләрендә чемпион исемен исә Фәнис Маликов, Илһам Сәрвәров, Ринат Хәернасов, Илфак Гомәров, Булат Шәкүров,...

Өстәл теннисы буенча район турниры "Актаныш" спорт сараенда 17 декабрь көнне гөрләде. Иганәчеләр көче белән уздырылган бәйгедә 13 яшь категориясендә 70тән артык спортчы көч сынаган. Турнирның абсолют чемпионнары булып Ләйсән Лотфуллина һәм Илназ Сәрвәровлар танылды.
Үз категорияләрендә чемпион исемен исә Фәнис Маликов, Илһам Сәрвәров, Ринат Хәернасов, Илфак Гомәров, Булат Шәкүров, Данил Харисов, Риназ Садертдинов, Альбина Гыйндуллина, Сөмбел Шәйхразиева, Камилә Шиһапова, Камилә Гәрәевалар яулады.
Турнирга актанышлылар гына түгел, авыллардан да бу спорт төрен үз итүчеләр килгән - Сәфәрдән Марат Мәрдәнов кызлары белән, Пучыдан Ләйсән Газизова командасы белән - алар барысы да призлы урыннарга ия булдылар.
Ярышны оештыруда иганәчелек ярдәме иткән икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе урынбасары Ленар Гәрәевкә, район электр челтәре җитәкчесе Ринат Хәернасовка, остаз Альбина Гыйндуллинага, эшмәкәр Азат Мусинга зур рәхмәт, катнашучылар һәм җиңүчеләргә бүләкләр нәкъ менә алар ярдәме белән булдырылды, дип хәбәр итте спорт мәктәбеннән теннис буенча остаз Булат Солтанов.
Ярышның абсолют җиңүчесе Илназ Сәрвәров әле 18 декабрьдә өстәл теннисы буенча Уфа шәһәрендә узган Башкортстан кубогына ачык турнирда 1 лигада II урынны яулап кайткан. Афәрин!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X