Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Максат – җиңүчеләрне билгеләү түгел

23 февраль көнне район үзәгендә ел да даими үткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы узды. Быел да район хакимияте бинасы янында гомуми тезелеш белән башланып, гадәттәгечә "Бүләк" чаңгы юлында старт алды ул. Бәйгечеләр 8 спорт төре буенча көч сынадылар: чаңгы, йөзү, шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше, шорт-трек, бильярд һәм волейбол уеннары. Соңгысы...

23 февраль көнне район үзәгендә ел да даими үткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы узды. Быел да район хакимияте бинасы янында гомуми тезелеш белән башланып, гадәттәгечә "Бүләк" чаңгы юлында старт алды ул.
Бәйгечеләр 8 спорт төре буенча көч сынадылар: чаңгы, йөзү, шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше, шорт-трек, бильярд һәм волейбол уеннары. Соңгысы аеруча күңелле узды. Ә чангы юлында җитәкчеләр белән беррәттән якташыбыз, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның да узышуы ярышларга үзгә бер ямь өстәде. Биредә шуны да искәртеп китү урынлыдыр - узган көнне Яшел Үзән районында республика мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы узган иде. Актаныш командасы шахмат буенча - I, турникта тартылу буенча II урынны яулады, ә муниципаль районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре арасында узган чаңгы ярышында Энгель Нәвап улы II урынга ия булган иде.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 27 февраль, 2013 15 (9761) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев