Актаныш

Марат – чемпион

2-5 май көннәрендә Казан шәһәрендә Бөек Җиңү көненә багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенрәсәй турниры узган иде. Әлеге зур спорт чарасында Россиянең 17 регионы, 35 шәһәрдән килгән иң көчле 250 теннисчы катнашты. 2003 елгы һәм яшьрәк 80 спортчы арасында райондашыбыз Марат Солтанов көч сынап, чемпион исемен яулады. Әлеге зур җиңүе белән...

2-5 май көннәрендә Казан шәһәрендә Бөек Җиңү көненә багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенрәсәй турниры узган иде. Әлеге зур спорт чарасында Россиянең 17 регионы, 35 шәһәрдән килгән иң көчле 250 теннисчы катнашты. 2003 елгы һәм яшьрәк 80 спортчы арасында райондашыбыз Марат Солтанов көч сынап, чемпион исемен яулады.
Әлеге зур җиңүе белән яшь теннисчыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә, Россия һәм дөнья чемпионатларында катнашуын күрергә өметләнеп, алдынгы урыннарны яулавын теләп калабыз. Афәрин, Марат!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: