Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Марсил Гыйлаев истәлегенә көрәш бәйгесе узды

Россия күләмендә ике мәртәбә көмеш медальгә ия булган атаклы көрәшче, милли спорт төре буенча СССР спорт остасы, райондашыбыз Марсил Гыйлаев истәлегенә көрәш турниры 2009 елдан оештырыла башлаган иде. Күпмедер тәнәфестән соң, быел ул янә Актанышка әйләнеп кайтты - 14 октябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт залында 140 укучы бу бәйгедә бил...

Россия күләмендә ике мәртәбә көмеш медальгә ия булган атаклы көрәшче, милли спорт төре буенча СССР спорт остасы, райондашыбыз Марсил Гыйлаев истәлегенә көрәш турниры 2009 елдан оештырыла башлаган иде. Күпмедер тәнәфестән соң, быел ул янә Актанышка әйләнеп кайтты - 14 октябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт залында 140 укучы бу бәйгедә бил алышты.
- Соңгы ике-өч елда яшь көрәшчеләребезнең бу кадәр зур санда көч сынашканнары юк иде. Әле уку елы башы гына булса да, балаларның әзерлекле икәнлекләре күренеп тора, - ди район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев. - Районыбызның атаклы көрәшчеләре Марсил абый Гыйлаев, Илфат абый Әнвәров, Наил абый Хаков призына уздырылучы ярышлар традицион бәйгеләр рәтендә. Алар үзләренең яшәеше белән шушы җирлектә үз исемнәрен таныттылар. Бу исемнәрне атау белән Актаныш ягы, Актаныш халкы, Актаныш көрәшчеләре күз алдына килә.
Мондый олпат шәхесләргә алмашка яңа яшь буын килүе, көрәш спорт төрен үз итүчеләр саны арта бару бик күңелле, әлбәттә. Киләчәктә аларның күпмесе җитди спорт юлын сайлар - билгесез, әмма тырышлыклар аша, авырлыклар, җиңелүләр аша, ару-алҗанулар аша куйган максатларына тайпылмый туры бару кирәклеге аларның каннарына гына түгел, җаннарына сеңә. Быелдан кадет мәктәбендә укый башлаган Яңа Әлем авылы егете, район күләмендә узган берничә ярышта инде осталыгын чарларга өлгергән Илдар Нургалиев әнә, җиңелсәм,
хурлыктан күзләрем яшьләнә, ди. Һәр көрәшкә җиңәм, булдырам, туган авылым, укыган мәктәбем данын яклыйм дип чыгам, остазым Ришат Нургалиев шулай өйрәтә, ди. Данлыклы көрәшчеләр - Әнвәровлар династиясен дәвам итүче Муса Әнвәров һәр ярышка, шулай ук, җиңәм, булдырам, дип килә:
- Батыр буласым, әтием һәм бабам кебек көрәшче буласым килә, - ди ул. Теләгенә әкренләп ирешеп килә егет - 25 кг га кадәр авырлык үлчәвендә ул батыр калды.
Башка батырлар: Ришат Мәрдәнов (Пучы), Илдар Нургалиев (кадет мәктәбе), Әмир Әхмәтов (Уразай), Галинур Харисов, Нәркиз Харисов (Татар Ямалы), Заһит Шәйхәйдәров (гимназия), Илназ Шәмсиев (Пучы), Рәдис Галиәкбәров, Рафил Галиев (кадет мәктәбе),
Раббани Нургалиев (1нче мәктәп), Денис Муллахмәтов (2нче мәктәп), Фарис Хуҗин (Теләкәй), Ренат Камалов (техникум). Призлы урыннарга ия булучыларның тулы исемлеге һәм бәйгедә төшергән фотолар белән aktanysh-rt.ru сайтында танышырга мөмкин. Командалар буенча исә зурлар арасында кадет мәктәбе җиңү яулады. Актанышның 1нче мәктәбе - II, Пучы III урыннарда. Гомуми белем бирүче уку йортлары арасында исә I урынны - Татар Ямалы, II урынны - Богады, III урынны Күҗәкә һәм Уразай мәктәпләре командалары яулады. "Почет билгесе" ордены кавалеры, Татарстанның атказанган урманчысы Марсил Шакирҗан улы Гыйлаев истәлегенә узган ярышка ул 40 ел дәвамында көч һәм хезмәт куйган Актаныш урманчылыгы һәм "Саф" хуҗалыгы иганәчелек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев