Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Машина дус та, иптәш тә

- Машина дус та, иптәш тә ялгыз торган кешегә, сердәшләр без, - дип, фикерләре белән уртаклашты 8 октябрь көнне машина йөртүчеләр бәйгесендә узган ел да, быел да җиңүче булган Дөлфара Хөсәенова. Машинасыз тормышны күз алдына да китерә алмый ул. 24 ел руль артында. Аңа кадәр мотоциклда йөргән. - Быел катнашмам...

- Машина дус та, иптәш тә ялгыз торган кешегә, сердәшләр без, - дип, фикерләре белән уртаклашты 8 октябрь көнне машина йөртүчеләр бәйгесендә узган ел да, быел да җиңүче булган Дөлфара Хөсәенова.

Машинасыз тормышны күз алдына да китерә алмый ул. 24 ел руль артында. Аңа кадәр мотоциклда йөргән.

- Быел катнашмам да дигән идем. Узган ел беренчелекне алгач, шул югарылык саклансын, дидем. Чакыргач, түзеп калып булмады, күңел җилкенә бит! Хәрәкәтчән кешемен. Балыкчы да, атучы да, йөзүче дә мин. Яшьтән үк йөгерү, чаңгы ярышларында катнаша идем. Разрядларым, бәйгеләрдә катнашып алган Мактау кәгазьләрем дә бар, - ди, Актанышбаш кызы - 67 яше белән баручы Дөлфара апа.

- Сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз, чордашларыгызга киңәшләрегез?

- Хәрәкәттә - бәрәкәт, йоклап ятмаска кирәк. Йоклаган саен йоклыйсы килеп тора. Кеше арасына чыгып, бер аралашып алу кәефне күтәрә, гел икенче кеше буласың. Ихатада да хәрәкәт булсын дип кош-корт асрыйм. Мәчеткә йөрим, дин сабаклары алам. Берара туктаган идем. Кабат укый башладым. Җаныңны яңартып, күңелеңне йомшартып кайтасың.

Актаныштан бәйгегә катнашучы Равил абый Солтанов та мөмкинлеге булганнарны әлеге бәйгедә катнашырга чакырды. 1961 елдан шофер булып эшләгән ул.

- Икенче елын катнашам. Юлда йөрүчеләргә иминлек, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Юлда игътибарлы булып, сак йөрсеннәр. Аварияләр күп, шушы ункөнлектә генә дә күп юл һәлакәтләре булган, дип әйттеләр, - диде ул.

Бәйге тәртипләре белән технология техникумының өлкән мастеры, укытучы Илнур Фәйрушин таныштырды.

- Бәйгегә 60 яшьтән югары ир-атлар, 55 яшьтән югары хатын-кызлар катнаша. Өлкәннәребезнең кәефләре шәп, осталыклары да сокланырлык. Вакытка да карыйбыз, балл системасы да кулланабыз. Йөртү осталыгын сынаганнан соң, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теоретик белемнәрен дә тикшерәчәкбез. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылачак. Олыгайган көннәрендә кадер-хөрмәттә яшәсеннәр. Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрсеннәр.

Озак еллар юл иминлеге сагында торучы, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл кагыйдәләрен өйрәнүче балаларның яратып көтеп алган апалары Рәсимә Сәетова да бәйгедә үзенең осталыгын сынады. Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе, фән һәм мәгариф программаларын финанслау буенча Актаныш филиалы җитәкчесенең дә фикерләре белән кызыксындык.

- Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бу өлкәдә егерме ел эшлим. Юлда йөрүчеләр исән-имин, сау-сәламәт булсын, хәвеф-хәтәрләр булмасын, дип, хезмәтебезне оештырабыз. Юлларыгыз һәрчак хәерле, сәфәрләрегез уң, тормышыгыз түгәрәк булсын! - диде ул.

Хатын-кызлар арасында.

I урын - Хөсәенова Дөлфара, Актаныш.

II урын - Сәетова Рәсимә,

Актаныш.

III урын - Харисова Гөлсем,

Иске Балтач.

Ир-егетләр арасында.

I урын - Мөхәммәдиев Дилшат, Актаныш.

II урын - Басыров Фәндүс, Пучы.

III урын - Солтанов Равил,

Актаныш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев