Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Өмет кубогы” : Актанышта шахмат фестивале үтте

"Өмет кубогы" дип аталган кече яшьтәге балалар арасында шахмат фестивале Актанышта 11 февраль көнне узды. Балалар бакчаларыннан килгән (арада биш яшьлек кенә сабыйлар да бар иде) һәм I-II сыйныфларда укучы 75 бала, кыз-уллары өчен җан атарга килгән әти-әниләр - Балалар иҗат үзәге гөрләп торды ул көнне. Шахмат мәктәбе остазлары Фәһим...

"Өмет кубогы" дип аталган кече яшьтәге балалар арасында шахмат фестивале Актанышта 11 февраль көнне узды. Балалар бакчаларыннан килгән (арада биш яшьлек кенә сабыйлар да бар иде) һәм I-II сыйныфларда укучы 75 бала, кыз-уллары өчен җан атарга килгән әти-әниләр - Балалар иҗат үзәге гөрләп торды ул көнне.
Шахмат мәктәбе остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов тәкъдим-тырышлыгы белән оештырылган чарага "БлагоДарение" хәйрия фонды грамота, медаль, кубоклар белән матди ярдәм күрсәтсә, әти-әниләр үз көчләрен сынаган һәр балага, шулай ук, бүләк әзерләгән.
Шахмат спортына карата мәхәббәт уяту, киләчәккә яңа буын әзерләү максатыннан оештырылган бәйгедән бер генә бала да буш кул кайтып китмәде. Җиңүчеләр дип исә түбәндәге кыз-малайлар табылды: балалар бакчасы нәниләре арасында Зөләйха Рахманова - I, Валерия Шмыкова - II һәм Замирә Галиева белән Амалия Шакирова III урын ияләре. I сыйныф укучылары арасында Илдан Саматов һәм Раяна Латыйпова - I, Тимур Шаязданов һәм Алсу Насыйрова - II, Ильяр Хафизов һәм Гөльяр Имамова - III урын; II сыйныф укучылары арасында Аяз Басыйров һәм Камилә Закирова - I, Аяз Закирҗанов һәм Гүзәл Харисова - II, Руслан Сәхәбиев һәм Динара Фазлыева III урынга лаек булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев