Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Мәгариф хезмәткәрләре катнашында зур гына спартакиада узды

Җиңүчеләр диплом, медаль һәм кубоклар белән бүләкләде. 

 

 

Физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшен көчәйтү максатларында, 6 февраль көнне районда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча спартакиадасы булып узды.

Катнашучылар иң әүвәл Бүләк чаңгы юлында җитезлекне сынадылар. “Лачын” боз-спорт сараенда шорт-трек, “Дулкын” бассейнында йөзү буенча ярыштылар. Ә бәйгеләрнең иң күңеллесе “Батыр” спорт-сараенда дәвам итте. Биредә мәгариф хеәмәткәрләре  бадминтон, өстәл теннисы, гер күтәрүдә көч сынаштылар.

Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы югары нәтиҗәләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен диплом, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев