Актаныш

“Милләтләр кроссы-2017” : күңелләр спорттан бөтенләй бизмәсме?!

Ел саен Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан сентябрь аенда уза торган "Милләтләр кроссы"н бик күпләр көтеп ала. Ни гаҗәп - ел саен көзнең иң матур, җылы көннәренә туры килә ул. Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылучы массакүләм узышның табигать тә бәйрәм төсендә үтүен тели кебек. 16 сентябрьдә район...

Ел саен Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан сентябрь аенда уза торган "Милләтләр кроссы"н бик күпләр көтеп ала. Ни гаҗәп - ел саен көзнең иң матур, җылы көннәренә туры килә ул. Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылучы массакүләм узышның табигать тә бәйрәм төсендә үтүен тели кебек. 16 сентябрьдә район күләмендә уздырылган "Милләтләр кроссы"нда 1164 кеше катнашты. Иң яшь йөгерешчеләр Риана Булатовага нибары 1,9 яшь, Руслан Гыйлметдиновка 3 яшь; иң өлкән спортсөяр Васил Салиховка 62 яшь.
Ярышларга старт быел "Яшьлек" мәдәни үзәге каршыннан бирелде. Балалар бакчалары нәниләре - 200 метрга, башлангыч сыйныф укучылары һәм вип йөгерешчеләр - 800 метрга, калганнар исә 1500-3000 метрга узыштылар. Урта сыйныф укучылары - ярышның иң зур күпчелеген тәшкил итүче төркемне барысын бергә бастырдылар. 5 нче сыйныф малае белән 8 нче сыйныф егете тиңләшә аламы инде?! Юк, билгеле! Ә барысының да җиңәсе, беренче киләсе килә! Яшьләре шундый. Шуңа күрә дә, старт бирелүгә, арттагылар олы ташкын булып, бар көчләренә беренче рәткә тезелгәннәр өстенә ыргылды. Шул көчкә түзә алмый сөрлегеп киткән балалар өстеннән яу уздымыни - инерция буенча килгән арттагылар да, читтән карап торучы өлкәннәр дә берни эшләргә өлгермәде - "ташкын" узып китте, егылып, аяклар астында тапталып, авыртудан һәм хурлыктан күзләре яшьләнде берничә малайның. Өсләрен кагыштырып, сез булдырасыз, хәзер куып җитеп, узып китәсез алдагыларны дип, йөгерүчеләр артыннан озатсалар да, бу малайларның күңелләре төшкән, өс киемнәре тузанланган, кайберләренеке берничә урыннан тишелеп чыгарга да өлгергән иде инде. Күңелләре белән әллә нинди үрләр яулар булып килгән балаларда, билгеле, бәйрәм рухының эзе дә калмады. Сыдырылган урын төзәлер ул, күңелләре спорттан бөтенләй бизмәсме?!
Яшьләре бер тирә булган 5-6 нчы сыйныф спортчыларын аерым, 7-8ләрне аерым йөгертү кирәк - бала күңелендә үз көченә ышану да, җиңүгә омтылыш та зуррак булачак, иң мөһиме - чара имгәнүләрсез үтәр, дигән ышаныч бар. Бу - минем генә түгел, бәйгене күзәтеп торучы бик күпләр, физик культура укытучыларының да фикере. Спортка мәхәббәт уяту чарасы аннан күңел кайтаручы чарага әйләнмәсен иде.
Дилбәр Әнвәрова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары: Бүгенге чарага бар авыл җирлекләре һәм Актаныш үзәгендәге оешмалар, мәктәп укучылары килде. Шулай итеп, ярышлар сезоны башланды. Актанышта спорт объектлары җитәрлек - бүгенге ярышта катнашу гына түгел, сәламәтлеген даими кайгыртырга теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ремонттан соң үзәк стадион ачылды, чаңгы трассасы эшли - анда шөгыльләнүчеләр күп - һәркем үз сәламәтлеген кайгыртырга, киләчәк буынга да бу тәрбияне бирергә тиеш.
Айдар Хәев, район үзәк хастаханәсе баш табибы: Физкультура һәм спорт сәламәтлек нигезенең бик зур өлешен алып тора. Кешенең саулыгы үзенең шуңа карашына бәйле. Без үз күрсәткечләребез: гәүдә авырлыгы, кан басымын, кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга тиеш. Артык авырлык, хәрәкәт булмау - кан тамырлары авыруларын китереп чыгара торган сәбәп, бу чиргә дучар булучылар елдан-ел арта бара. Бүгенге зур спорт чарасы - йөрәк-кан тамырлары авыруларына зур профилактика.
Безнең коллектив бик зур - 400дән артык кеше, шуларның Актаныштагылары - 100ләп медицина хезмәткәре "Милләтләр кроссы"нда катнаштык. Эшне үзеңнән башларга кирәк бит - мин дә йөгердем.
Алия Сәлахова, 1 нче мәктәп: Бу ярышларга алдан әзерләндем. Башлангыч сыйныф кызлары арасында бүген беренче килдем, башкаларга да уңышлар телим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: