Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Мини-футбол турнирында Актаныш уенчылары Башкортстан командасын гына уздырып икенче урын яулады

Бүген "Иман" спорткомплексында 2008-2009 нчы елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир узды.

Бәйгедә 7 команда катнашты. 
Актаныш, Сарман, Баулы, Башкортстанның Бөре, Кушнаренко, Нефтекамск шәһәрләреннән килгән командалар арасында ярыш шактый кайнар барды. 

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә остазлары Рамил Гыйльфанов җитәкчелегендә шөгыльләнүче  футболчы егетләр Бөре шәһәре командасын гына алга уздырып 2 урынга лаек булды.  3 урында Кушнаренко уенчылары.

  Турнир барлык саклану чараларын кулланып оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев