Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Мини-футболны остазлар яхшы уйный, аннан кала нефтьчеләр

"Иман" спорткомплексында ике айдан артык мини-футбол буенча ярышлар барды. Турнир декабрь аенда башланып китте. Беренче тапкыр гына оештырылса да районның спорт сөючеләре әлеге бәйгегә ныклап тартылды. Көн саен спорт залы эштән кайтып турнирга килгән ир-егетләрнең туп тибүеннән гөрләп торды.

                      17 февраль көнне мини-футбол ярышына йомгак ясалды. Мактаулы I урынны спорт мәктәбе остазлары яулады. II урында "Гранат - Стан - Групп" (нефтьчеләр), III урында һәвәскәр спортчылар. 


                  "Иман" спорткомплексында шөгыльләнүче 2006-2009 нчы елгы егетләр дә мини-футбол ярышында кимен куймады- өлкәннәр белән  тигез дәрәҗәдә көч сынаштылар. Яшүсмерләр бүләкләү тантанасында Кече кубок белән бүләкләнде. 

                  Мини-футбол ярышында үзләрен төрле яклап осталыкларын күрсәткән спортчылар берничә номинациядә хөрмәтләнде. 
               "Иң яхшы капкачы" исеменә  Расих Сәлахов ("Гранат - Стан - Групп"), "Иң күп гол кертүче" - Ирек Вәгыйзов (мәгариф өлкәсеннән), "Иң шәп сакчы" номинациясендә  Ирек Галимов (һәвәскәрләр арасыннан) бүләкләнде. 

            Спорт ветераннары командасыннан Илназ Хуҗин "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев