Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Минтимер Шәймиев Кубогына узучы ярышларда Актаныш данын 3 команда яклаячак

12-13 май көннәрендә Актанышта якташыбыз, бөтен татар халкының бөек улы, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш ярышы уза. Бүген 10.00 сәгатьтә әлеге мәртәбәле турнирның ачылу тантанасы узачак.

               Татарстанның барлык төбәкләреннән дә ярышка катнашырга теләк белдереп гаризалар килде.  Бәйгедә 2006-2008 елгы егетләр көч сынашачак.
                 Актанышыбыз данын 30га якын яшь көрәшчебез яклаячак. Илфир Хөҗҗәтов, Ислам Вахитов, Раяз Галимуллин, Радмир Хаҗиев, Илнар Сафиуллин, Илфат Газизов, Айрат Кашапов, Муса Әнвәров, Искәндәр Басыйров, Ринат Садертдинов, Рөстәм Шакирҗанов, Гадел Исламов, Булат Низамов, Ренат Дорофеев, Рузил Мокыймов, Айгиз Дәүләтов, Альмир Муллаянов, Рафил Корбангалин, Гомәр Латыйпов, Гадел Бәдрәшитов, Дмитрий Тихонов, Ильмир Гыйльманов, Игорь Лисин, Камил Рәхмәтуллин, Ильяс Харрасов, Риналь Нуруллин 3 командага тупланып бил алышачак. 
                   Яшь батырларыбызга Актаныш көрәшчесе данын яклап бар көчләренәчә тырышулырын, җиңүләргә ирешүләрен телибез. Сез, булдырасыз, кадерле көрәшчеләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев