Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Мәктәп тормышында яңалык

5-6 февраль көннәрендә республика мәктәпләре арасында узган спартакиада кысаларында "Лачын" бозында тәүге тапкыр 9 район мәктәбеннән килгән хоккей командалары очрашты. - Әлеге ярышларны укучылар спартакиадасы белән бутамасагыз иде. Мәктәпләр спартакиадасы ТР Премьер министрының урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улының тырышлыгы белән чынга ашырылды һәм быел ул тәүге тапкыр...

5-6 февраль көннәрендә республика мәктәпләре арасында узган спартакиада кысаларында "Лачын" бозында тәүге тапкыр 9 район мәктәбеннән килгән хоккей командалары очрашты.
- Әлеге ярышларны укучылар спартакиадасы белән бутамасагыз иде. Мәктәпләр спартакиадасы ТР Премьер министрының урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улының тырышлыгы белән чынга ашырылды һәм быел ул тәүге тапкыр уза, - дип аңлатып узды спартакиаданың баш хөкемдары, милли көрәш буенча республиканың атказанган остазы, "Дәрестән тыш эшчәнлекнең республика үзәге" җитәкчесе Марсель Әсәдуллин. - Төп максат, әлбәттә, балаларда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү.
Республиканың 6-8 сыйныф укучылары арасында уздырылган бу ярышларда мәктәп командалары хоккей, тимераякта шуу, милли көрәш, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, бадминтон, чаңгыда шуу, йөзү һәм тагын бихисап спорт төрләре буенча көч сынаячаклар. Бәйгеләр 5 район һәм 2 шәһәр зонасына бүленгән. Бүген шушы бәйгеләрнең тәүгесе буларак Актанышта хоккей уеннары старт алды. Аның ни өчен Актанышта узуы да сер түгел: сезнең хоккейчыларга, спортчыларга тиңнәр юк. Актаныш - бу өлкәдә гел беренче, - дип ассызыклады ул.
Шунысын да әйтеп китү урынлы: хоккей уеннарында Актаныш данын I мәктәп командасы яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев