Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз “Лачын” бозында хоккей уйный алачак

Районыбызда эшләп килүче “Лачын” боз-спорт сараенда хәзер мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр дә хоккей уйнаячак.

               Әмма аңа кадәр бу уенның серләренә төшенергә кирәк әле. Следж-хоккейны аяклары авырткан, терәк-хәрәкәт системасы авырулары булганнар махсус чанага утырып кыска кәшәкә белән уйный.

           “Лачын” боз-спорт сарае педагоглары “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән адаптив хоккей Федерациясенең «Барьерсыз Хоккей 2022» бәйгесендә җиңү яулады.

Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды да әлеге грантта ярдәм кулы сузды.

Нәтиҗәдә Актаныш районының "Лачын" спорт мәктәбе 1 миллион сумлык грант отты.

Грант акчасына следж-хоккей уйнау өчен экипировкалар, кәшәкә, чаналар кайтты.

            2022-2023 нче уку елында “Лачын” хоккей мәктәбендә следж-хоккей сыйныфы ачылды, бүген әлеге сыйныфка укучылар командасы җыела. 


           Следж-хоккей- уен гына түгел, даими шөгыльләнгәндә, инвалид коляскасыннан аякка басучылар да бар ди белгечләр әлеге боз уены турында.

Следж-хоккей- актанышлыларның да яраткан уенына әверелер, сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен якты, кызыклы спорт төре яшәүгә яңа көч-дәрт өстәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев