Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

КОТЛЫЙБЫЗ: Мөмкинлекләре чикле спортчылар командасы республикакүләм ярышта беренче һәм икенче урынга лаек булды

Азнакай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз җиңел атетика буенча республикакүләм ярышта катнашып кайткан иде. 12 августта булып узган бәйгенең нәтиҗәләре әле шушы көннәрдә генә мәгълүм булды. Бу хакта безгә район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова хәбәр итте.

    Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Фәйрүзә Разетдинованың сөенече зур. Чөнки әлеге ярышларга команданы туплау, сәламәтлекләре чикле райондашларыбызны җиңүгә рухландыру, ярышларга алып бару, алып кайту мәшәкатьләрен чишү күбесенчә аның өстендә. Баргач-баргач инде, уңай нәтиҗәгә дә ирешәсе килә. Ә бу ярышларның нәтиҗәләре аеруча уңышлы булган. 20 яшькә кадәрге спортчылар арасында район командасы I , 20 яшьтән зурраклар буенча II урынны яулауга ирешкәннәр. 

- Үзебезнең командадагы һәр спортчыга, аларны ярышларга җибәргән әти-әниләренә  рәхмәт!- ди Фәйрүзә Разетдинова. 

          Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз республиканың төрле төбәкләреннән килүчеләр белән беррәттән  озынлыкка сикерү, ядрә ыргытуда көчләрен сынаган. Шуңа өстәп хатын-кызлар 800  һәм 100 метрга, ир-ат спортчылар 1 километрга һәм 200 метрга йөгергән. 

          20 яшькә кадәргеләр командасындагы Актаныштан Илмар Шәңгәрәев, Чуракайдан Данил Хуҗагалиев, Теләкәйдән Зимфир Әминов, Пучыдан Виктория Гуляшева, Муса Чернов, Кировтан Сөмәя Кабилова республика районнары арасында мактаулы I урынга лаек булды. 

        20 яшьтән өлкәнрәк спортчылар- Кәзкәйдән Рузил Сәрвәров, Яңа Әлемнән Гөлчәчәк Фасихова, Татар Суыксуыннан Илгизә Мөхәммәдиева, Ирина Мандыкаевалар да калышмады, район командаларын узып II урын белән хөрмәтләнделәр. 

Спортчылар яшәгән авыл җирлеге башлыклары - Камил Әхмәтгалиев, Гүзәлия Хамматуллина, Дилбәр Әнвәрова, Рафаэль Хәйдәров, Нияз Нуретдиновлар ярышка баручыларны трассага чыгарып район үзәгеннән килүче автобусларга утыртып җибәргәннәр, каршы алып өйләренә кайтарып куйганнар.

- Моның өчен авыл җирлеге башлыкларына рәхмәт. Ярыштан командабыз бик дәртләнеп, рухланып кайтты. Исәпләре- алдагы бәйгеләрдә дә катнашу, -дип команда спортчыларының шатлыгын җиткерде Фәйрүзә апа. 

 

             Язмыш тарафыннан сыналсалар да Актаныш егетләре һәм кызларының күңелләре сынык түгел. Сәламәт кешеләргә караганда да үҗәтләнеп, тормышка ябышкан алар. Әлеге үҗәтлек, авырлыклар алдында бирешмәү хисе аларны тагы да көчлерәк итә. Бу ярышларда алар физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле икәнлекләрен исбатлады. Афәрин, киләчәктә дә күңел көрлеген югалтмыйча, тормыш җилкәннәрен киереп алга барыгыз, кадерле спортчыларыбыз!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев