Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Мәсәде җирлегендә Әхәт Нуриәхмәтовны искә алдылар

Авылдашлары Әхәт Нуриәхмәтов истәлегенә Бурсык авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре 29 июль көнне шахмат спорты буенча турнир уздырды. Авылның яшь шахматчылары, Әхәт аганың үз шәкертләре - Гөлия Минаева, Әлфия Зарипова, Айнур Зарипов, Разим Маров, Актаныш спорт мәктәбеннән килгән һәм кунакка кайткан балалар - барысы 22 кеше такталар артында көч сынашты....

Авылдашлары Әхәт Нуриәхмәтов истәлегенә Бурсык авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре 29 июль көнне шахмат спорты буенча турнир уздырды.
Авылның яшь шахматчылары, Әхәт аганың үз шәкертләре - Гөлия Минаева, Әлфия Зарипова, Айнур Зарипов, Разим Маров, Актаныш спорт мәктәбеннән килгән һәм кунакка кайткан балалар - барысы 22 кеше такталар артында көч сынашты.
Ярышка район спорт мәктәбе остазы Илдар Имамов хөкемдарлык итте.
Мансур Закирҗанов һәм Зәйнәп Рахманова бәйгедә җиңүче исемен яуладылар. Фирүзә Нәбиева, Данияр Латыйпов, Алинә Габдуллина һәм Рәзилә Нәбиева II-III урыннарны бүлеште. Кечкенә Раяна Латыйпова һәм Аяз Закирҗановларның уены зурлар өчен дә үрнәк булырлык иде.
Чәй табыны әзерләнеп, бәйрәм төсен алган бәйгедән бер генә бала да буш китмәде - оештыручылар һәркемгә бүләкләр тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев