Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирының вакыты кичектерелә: кайчан узачагы билгеле

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турниры соңрак узачак.

Әлеге бәйгене оештыручылар – Татарстанның көрәш федерациясе, Спорт министрлыгы һәм газета редакциясе әнә шундый карарга килде.

Билгеле булганча, Муса Җәлил турниры быел 18-19 февраль көннәрендә Казанда «Ак барс» көрәш сараенда узарга тиеш иде. Әмма бу көннәрдәге вәзгыятьне исәпкә алып, оештыручылар ярышны кичектерергә булды һәм уздыру вакыты итеп 18-19 март көннәрен билгеләде. Барыбыз да сәламәт булыйк, үзебезне саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев