Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Нияз Авзалов истәлегенә оештырылган турнирда Актаныш лачыннары сынатмады (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актаныш "Лачын" боз-спорт сарае 17 ноябрьдән 3 көн дәвамында кунаклар кабул итте. Райондашыбыз Нияз Авзалов истәлегенә багышланган яшь хоккейчылар арасындагы Рәсәйкүләм турнир быел Төмән шәһәреннән "Рубин", Кушка шәһәреннән "Горняк", Түбән Тагилдан "Кристалл - Юпитер", Яр Чаллыдан "Челны" һәм, әлбәттә, Актанышның "Лачын" командаларын үзенә җыйды. Даны еракларга таралырга өлгергән әлеге турнир...

Актаныш "Лачын" боз-спорт сарае 17 ноябрьдән 3 көн дәвамында кунаклар кабул итте. Райондашыбыз Нияз Авзалов истәлегенә багышланган яшь хоккейчылар арасындагы Рәсәйкүләм турнир быел Төмән шәһәреннән "Рубин", Кушка шәһәреннән "Горняк", Түбән Тагилдан "Кристалл - Юпитер", Яр Чаллыдан "Челны" һәм, әлбәттә, Актанышның "Лачын" командаларын үзенә җыйды.
Даны еракларга таралырга өлгергән әлеге турнир быел алтынчы тапкыр оештырылды.
Уен нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы командасы чемпион калды. II урында - Актанышның "Лачын" командасы, III урында - Түбән Тагил, IV урында - Кушка, V урында - Төмән шәһәренең хоккей командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев