Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Нияз Авзалов истәлегенә ярышлар

Актаныш "Лачын" боз-спорт сарае 22 октябрьдән 4 көн дәвамында кунаклар кабул итте. Нияз Авзалов истәлегенә багышланган 2005 елгы яшь хоккейчылар арасындагы турнир быел Тольяттидан "Лада", Туймазыдан "Девон", Соликамскидан "Металлург", Уфадан "Салават Юлаев" һәм Азаматов исемендәге мәктәп, Биектау һәм, әлбәттә, Актанышның "Лачын" командаларын үзенә җыйды. 4 көн дәвамында "Лачын" бозында кайнар...

Актаныш "Лачын" боз-спорт сарае 22 октябрьдән 4 көн дәвамында кунаклар кабул итте. Нияз Авзалов истәлегенә багышланган 2005 елгы яшь хоккейчылар арасындагы турнир быел Тольяттидан "Лада", Туймазыдан "Девон", Соликамскидан "Металлург", Уфадан "Салават Юлаев" һәм Азаматов исемендәге мәктәп, Биектау һәм, әлбәттә, Актанышның "Лачын" командаларын үзенә җыйды. 4 көн дәвамында "Лачын" бозында кайнар ярышлар барды.
- Турнирны дүртенче тапкыр уздыруыбыз. Иң беренче ярышны зурлар арасында үткәргән идек, хәзер ул республика гына түгел, Рәсәй күләмендә уздырылучы зур турнир дәрәҗәсенә менде. Россиядә данлыклы клублардан саналучы "Салават Юлаев", "Лада" командалары безнең "Лачын"ның уен дәрәҗәсен белеп, катнашу теләге белән үзләре мөрәҗәгать иттеләр. Мәктәпләре көчле, әзерлекләре күпкә югары. Шулай да, без бу ике команданы да җиңдек, афәрин лачынлыларга! Команданың чыгышыннан мин дә, тренерлары да, әти-әниләр дә бик канәгать калдык, - дип сөйләде "Лачын" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Фирдәвес Әхмәтов.
Лачынлыларның тренеры Дамир Шәвәлиев әйтүенчә, спорт дөньясында грандлар саналучы нәкъ менә шушы ике командага бирешмәү алмаксат итеп куела команда каршында. Нәтиҗәдә, "Салават Юлаев"ны - 3:1, "Лада"ны буллит сугып 3:2 исәбе белән оттылар. Аларга каршы бар көчләрен куеп тырышты лачыннарыбыз, психологик әзерлек, ни әйтсәң дә, зур көчкә ия. Ә менә башка командалар белән уйнаганда, тезгенне ныграк ычкындырып ташладылар бугай - үз көчләренә ышаныч үзен бик аклап бетермәде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, безнең "Лачын"нан Азамат Сәррахов турнирның иң яхшы бомбардиры булып танылды.
Командалар арасында исә барысы 13 очко җыеп, "Биектау" командасы чемпион калды. II-III урыннарны Уфаның "Салават Юлаев" һәм Азаматов исемендәге мәктәбе командалары бүлеште. Безнең "Лачын" командасы V урында.
Руслан Талипов, "Биектау" командасы тренеры:
- Соңгы уеннарга кадәр турнирда кемнең җиңүче булып калачагы билгеле булмады. Иң көчле 4 команда арасында аеруча кызу көрәш барды. Ерак юлдан соң без бозда үзебезне шундук күрсәтә алмадык - мөмкин булган 6 очкодан 2не генә җыйдык. Инде бераз ял иткәч, малайлар бар осталыкларын күрсәттеләр - калган 4 уенның барысында да җиңү яуладык.
"Лачын" - бик яхшы команда, үзәкләре нык. Без алар белән уенда тигез нәтиҗәгә ирешкән идек, буллитлар буенча гына өстенлеккә чыктык. Хоккей - малайлардан чын ирләр ясый торган спорт төре. Аларның һәркайсы да киләчәктә хоккейчы булып китәр дип әйтеп булмый, әмма дисциплиналы, максатчан, төгәл, тәртип сөючән кешеләр булып үсәчәкләренә иманым камил.
Виктор Репин, "Металлург" командасы тренеры, Соликамск:
- 1000 чакрымга якын ерак юл үтеп, Соликамскидан ук килдек. Бездә әле бозны ике атна элек кенә катырдылар, шуңа күрә уеннарда бераз практика җитмәде. Командалар көчле, турнирда яңа яшь талантлар ачтык. Татарстанда спорт белән шөгыльләнер өчен бар мөмкинлекләрне тудыралар, хоккейны үстерүгә зур көч куялар, афәрин. Лачынлыларны үзебезгә Яңа ел турнирына чакырдык, янәдән күрешкәнгә кадәр дип саубуллашабыз.
Яшь лачынлыларны ерак юллар куркытмый - узган елларда Башкортстанның Учалы шәһәренә, Саратов, Пенза төбәкләренә ярышларга барганнары бар, юл авырлыгын зурларча, зарланмый күтәрәләр.
- Авыл командасы гына булсак та, "Лачын" үзен инде Россиядә күрсәтә. Узган ел 57 уенда катнашкан идек. Зуррак нәтиҗәләргә ирешик дисәк, тагын да күбрәк, ким дигәндә, 60 уен уйнарга кирәк. Быел без Россия беренчелегенә заявка бирдек. Көзге каникуллар чорында башта Татарстан беренчелегенә, шуннан туры Россия беренчелегенең Идел буе зонасы ярышларына Бөгелмәгә китәбез. Бу елга 74кә якын уенда катнашу күздә тотыла, - ди бу уңайдан "Лачын" тренеры Дамир Шәвәлиев.
Әтиләре юлын балалары дәвам итә
Нияз Авзалов - Актанышта хоккей спорт төрен үстерү өчен күп көч салган кешеләрнең берсе.
- Актанышның хоккей сөюче ир-егетләре, без аларны "Старая гвардия" дип йөртәбез, "Лачын" төзелеп, командалар туплангач, сөйләшеп, балаларны ярышларга йөртә башладылар. Нияз Авзалов иң активларның берсе булды, - дип искә алды аның турында Фирдәвес Әхмәтов. - Әти-әниләрне оештырып йөртү, командаларга иганәчелек ярдәме - һәммәсен булдыра, гомумән, хоккей дигәндә, дөньясын оныта торган кеше иде ул.
Бик күп Актаныш малайлары кебек, Нияз Авзалов кечкенәдән үк хоккей белән җенләнеп үсә. Башта дамба суы өстенә каткан бозны чистартып уйнасалар, соңрак, Бүләк урманы каршында шугалак ясалгач, 4 яшьлек улы Адельне ияртеп, шунда йөри башлый.
- Юклык вакыт, малайга тимераяк юк. Әтисенең 45нче үлчәм тимераягын киеп шуа иде, - дип елмаеп искә ала ул вакытларны Ниязның тормыш иптәше Гөлназ Авзалова. Адель үзе ул чорларны хәтерлиме икән - әйтә алмыйм, әмма бүген ул инде Казанның "Ак бүре" командасында ЮХЛда шөгыльләнә, Россия күләмендәге зур ярышларга йөри. Быел XI сыйныфта укучы егет киләчәген спорттан, хоккейдан башка күз алдына китерә алмый.
Кызы Азалияне дә Нияз бозга үзе җитәкләп алып килә, үзе күнекмәләргә йөртә.
- Мин кызымны биюгә бирермен дип уйлап-ниятләп йөри идем, абыеңның тренировкаларын карарга барабыз дип, әтисе Азалияне дә алып чыгып китә башлады. Бервакыт яннарына барсам, Азалия инде бозга кереп киткән, миңа сиздерми генә Нияз бер ай элек үк хоккейга яздырган икән, - дип сөйли Гөлназ.
Азалия бүген "Лачын"ның 2005-2006 елгылар командасының иң өметле, көчле хоккейчыларының берсе. Малайлар арасында бердәнбер кыз ул, команданың күз өстендәге кашы. Малайлар кадерләп кенә йөртәләр, үз тиңнәре итеп күрәләр, ә ярышлар вакытында башка командалардан аңа карата кыек караш сизсәләр - түзеп кенә тор. Инде башка кызлар командаларыннан чакырулар да килә башлаган, әлегә остазы Д.Шәвәлиев, бераз үссен дип, сабыр иттерә.
Әтиләренең хыял-өметләрен балалары тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев