Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Оста шахматчы истәлегенә ярыш узды

Актаныш шахматчылары арасында яхшы традицияләр барлыкка килде: күренекле шәхесләргә – оста шахматчылар истәлегенә багышлап турнирлар уздырыла. Яңа Кормашта әфганчы Илдар Хафизов, Әҗәкүлдә Илгизәр Могътазиров, Актанышта Энгель Маннапов исемнәре шушы ярышлар белән мәңгеләштерелә

6 гыйнвар көнне балалар иҗат үзәге янәдән гөрләп торды. Монда укучылар, урта буын һәм өлкән яшьтәге шахмат сөючеләр катнашында Энгель Маннапов истәлегенә бәйге үткәрелде. 
Энгель Галиулла улының дуслары, хезмәттәшләре, күршеләре, ярыш башланыр алдыннан сүз алып, шахматчы райондашыбыз турында хатирәләрен яңарттылар. 
Клим Имамов, күренекле шахматчы:
– Энгель белән күрше булып яшәдек. Күп тапкыр район данын яклап, республика беренчелегендә чыгыш ясадык. Бик яхшы кеше, күренекле шәхес иде.
Рафак Фәхертдинов, хезмәттәше:
– Энгель белән бергә эшләргә туры килде. Ул коммуналь хуҗалыкта, май заводында, җылылык казаннары бинасында баш инженер булып эшләде. Бик көчле белгеч иде. Аның белән бергә район командасы составында күрше районнарга шахмат ярышларына йөрдек.
Сәгыйть Мансуров, җәмәгать эшлеклесе, шахматчы:
– Энгель абый белән пар казаннары бинасында бергә эшләдек. Бик төгәл кеше, ярдәмчел иде. Нәрсә генә ватылса да, аның янына килделәр. Моторлар урау буенча иң оста инженер булды ул гомер-гомергә.
Шахмат ярышы да шулай дустанә мөнәсәбәттә узды. Барысы 54 уенчы катнашты. 6 ветеран-шахматчы аерым турнирда көч сынашты. Роберт Гаязов – I, Рафак Фәхертдинов – II, Илшат Әмирханов III урынны яулады. 
Балалар яшь үзенчәлекләренә карап, ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Раяна Латыйпова, Данил Шәйхетдинов, Замира Галиева, Данияр Иманаев, Рулия Имамова, Мансур Закирҗанов, Фирүзә Нәбиева үз яшьтәшләре арасында I урынны алды.
Нариман Тимиров, Иршад Моталлапов, Регина Бакирова, Ислам Ибраһимов, Эльмира Әхәтова, Таһир Хөрмәтуллин, Рәзилә Нәбиева – II, Аяз Басыйров, Денис Әминов, Валерия Сәлахова, Камил Хөснияров, Камилә Авзалова, Данияр Латыйпов, Альбина Әхмәтҗанова III урынга чыкты. 
Барлык җиңүчеләр диплом һәм акчалата бүләкләнде. Чемпионнарга кубоклар тапшырылды. Катнашкан һәркемне акчалата бүләк көтә иде. Энгель Маннаповның кызлары Гөлнара Актуганова, Дилара Маннапова һәм тормыш иптәше  Клара Мирзанур кызы – иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр. Аларның булышлыгы, игътибары турнирның дәвамлы узачагына ышанычны арттырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев