Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

"Иман" спорт сараенда Автомодельчеләр ярышы узды

Ярышта 7 район катнашты.

 “Иң гади автомодельләр” республикакүләм ярышының  зона бәйгесе  Актанышның  "Иман" спорт сараенда үткәрелде. Ярышта Актаныш, Мөслим,  Яр-Чаллы , Минзәлә, Спас, Болгар һәм Ютазы  районнары катнашты. Катнашучыларны балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин , район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе башлыгы урынбасары Гөлфидә Мәхмүтова сәламләде. 

Ярышларның иганәчесенә Раниза Шакирова зур рәхмәтләрен ирештерде һәм ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе башлыгы Марат Нуримановка, урынбасары Гөлфидә Мәхмүтовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйге өч төр номинация буенча үткәрелде: җилем моторлы автомобильләр узышы һәм электродвигатель белән эшли, батарейкага йөри торганнарының ярышы. Беренчеләре –   ераклыкка йөрүдә, ә икенчеләре төгәллектә көч сынаша. Төгәллек шунда күренә: малайлар дистанцион төстә идарә иткән модельләр билгеләп куелган капкага керергә тиешләр иде. Өченче төр  номинациядә командалар автомобильне  нинди материалдан һәм ни рәвешле ясаганнары шул турында  сөйләп, аңлатып үз проектын яклады.

Бәйгенең социаль партнеры - ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе. 

Җиңүче командалар: 
I – Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе.

II – Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе (2нче команда).

II - Яр-Чаллы командасы

III – Ютазы районы

III - Балалар иҗат үзәге
 

Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. Җиңүче командаларның оештыручы-укытучылары да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев