Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Пекиндагы Олимпия уеннарында Актаныш кызы Лиана Ганиеваның да хоккей уйнавын көтәбез

4-20 февральдә Пекинда Кышкы Олимпия уеннары уза. Дөньякүләм спорт чарасында катнашучылар исемлегендә Актаныш районы Иске Байсар кызы Лиана Ганиева да бар. 

 

Лиана Ганиеваның Пекинда узачак Олимпия уеннарында катнаша торган Россиянең җыелма хатын-кызлар хоккей командасы составына кертелүе зур уңыш.

 

Реклама

Бүген Лиана Альберт кызы Санкт- Петербургның "Динамо-Нева" командасында уйный. Олимпия уеннарында запастагы сакчы буларак катнаша. 

Россиянең хоккейчы кызлары 4 февральдә Швейцария командасы белән очрашты, 5:2 белән җиңү яулады. 
Бүген, 5 февральдә  16.10 сәгатьтә АКШ командасы белән уен көтелә.
7 февральдә Россия чибәрләре Финляндия хоккейчылары белән көчләрен сынаячак.
Россиянең җыелма командасы составында тагын бер татар кызы хоккей уйный- Фәнүзә Кадыйрова, Кукмара кызы безнең Лиананың дусты, кызларны төрле танылган командалар үзләренә чакырып килешүләр төзи.

Соңгы яңалыкларда шуны искәртәләр: көн саен үткәрелә торган ПЦР-тест вакытында хоккейчыларда ковид вирусы барлыгы ачыкланып тора. Безнең спортчыларны бу афәт урап үтсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев