Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район башлыгы Ленар Зарипов муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында узган футбол ярышы җиңүчеләрен котлады

Район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында узган футбол турнирында чемпион исемен яулаган район командасын зур җиңүләре белән тәбрикләде һәм ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

                Шуны да искәртеп китәргә кирәк, әлеге ярышларда район тарихында беренче тапкыр җиңү яулана. 

Күптән түгел волейбол командасы да 1 урын алып, җиңү белән кайткан иде. Шушы көннәрдә муниципаль хезмәткәрләр өстәл теннисы буенча 17 команда арасында 6 нчы урынны яуладылар. Әлегә Актаныш үзенә тиң районнар арасында 1 урында бара. Алдага ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

               P.S. Фотода команда тулы составта түгел. Яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм Равил Таймасов Актанышта булмау сәбәпле тәбрикләүдә катнашмадылар.

Актаныш районы хакимиятенең мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев