Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районыбызның яшь футболчылары ут күршеләребез Яркәй командасы белән иптәшләрчә уенда очрашты

Актанышта Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол сыйныфында шөгыльләнүче укучылар Башкортстанның Илеш районы Яркәй авылы спортчылары белән очрашты.

            Актанышта Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол сыйныфында шөгыльләнүче укучылар Башкортстанның Илеш районы Яркәй авылы спортчылары белән очрашты. 3 яшь аралыгында узган иптәшләрчә уенда Актаныш егетләре сынатмады. 

           2017 нче елгы малайлар арасында 10: 4 исәбе белән Актаныш командасы жиңү яулады. 2015 нче елгы уенчылардан тупланган команда да 3: 0 исәбе белән көндәшләрен отты. 2016нче елгылар арасында Яркәй командасы көчлерәк булды, уен 5: 1 белән тәмамланды. 

      Уенда катнашучыларның барысы да мактау кәгазьләренә лаек булды. Остазлар укучыларын котлап, татлы күчтәнәч- шоколад белән сөендерделәр. Бу хакта футбол буенча остаз Рамил Гыйльфанов хәбәр итте.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев