Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш спортчылары рапид- тиз йөрешле шахмат буенча узган Бөтенроссия бәйгесендә II урын яулады

20 һәм 21 гыйнвар көннәрендә рапид-тиз йөрешле шахмат буенча авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында Бөтенроссия ярышлары узды. Актаныштан килгән ике команда да мактаулы II урын яулады.

        Бәйгедә Россиянең 18 төбәгеннән 274 шахматчы көч сынашты. 2004-2009 елгы укучылар арасында, алар өлкәннәр төркеме дип атала, 33 команда беренчелек өчен тырышты.

       Актаныш спортчылары Марий Эл республикасыннан килгән шахматчылардан 0,5 очкога гына калышып, II урынны яулады. Команда составында Данияр Латыйпов, Фирүзә Нәбиева, Зәйнәп Рахманова, Рәзилә Нәбиева уйнап җиңүгә иреште. Уенчыларның һәрберсе кубок ,медаль һәм диплом белән бүләкләнде. 
      Шәхси беренчелектә дә уенчыларыбыз үзләрен сәләтләрен танытты- Фирүзә Нәбиева- III урында, Данияр Латыйпов- II урында. Абсолют беренчелектә Рәзилә Нәбиева- II урында. Яшьтәшләре арасында да Рәзиләнең сәләте II урын белән бәяләнде. 

      Кече яшьтәгеләр төркемендә, ягъни 2010 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында да Актанышның яшь шахматчылары сынатмады. Тимур Шаязданов, Наил  Әхмәтов, Ранил Ибраһимов, Рәмилә Әхәтова уйнаган команда I урыннан фәкать 0, 5 очкога гына калышып II урынга лаек булды. 
Малайлар арасында абсолют беренчелектә Тимур Шаяздановка II урын, кызлардан Рәмилә Әхәтовага III урын бирелде. 
         Фирүзә Набиева, Зәйнәп Рахманова яшүсмер егетләр арасында уйнап югары нәтиҗәләр күрсәтте. Шахматчыларның остазлары- Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов бәйгедә катнашучыларга рәхмәт белдереп, "Барысы да- молодцы!", дип, балаларның уңышларын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев