Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районның спорт җитәкчеләре һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов республикакүләм шахмат ярышы җиңүчеләрен котлады

Республикабызның 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы 4 көн дәвамында шәхси беренчелек өчен көч сынашты. Актаныш спортчылары матур уеннар күрсәтеп районыбыз данын яклады.

Бүген балалар иҗат үзәгендә бәйгенең йомгаклау тантанасы узды. Район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды Фәрит Салихов җиңүчеләрне тәбрикләп кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырды.

Әлеге республикакүләм шахмат ярышын оештыруда Фәрит Муллагали улының өлеше аеруча зур, бигрәк тә балаларга призлар әзерләүгә күләмле ярдәм күрсәтте ул. Хәйриячегә районыбызның шахмат спортын үстерүдәге ярдәме өчен рәхмәт хаты тапшырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев