Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район башлыгы кубогы Казанга китте

1996 елдан якташыбыз Алисә Галләмова кубогына оештырыла башлаган шахмат турниры соңгы дистә елда район башлыгы призына дигән исем астында үтә. Быел да нәкъ 7 май көнне үзенә Казан, Чаллы, Нефтекама, Лениногорск, Кукмара, Балтач кебек шәһәр һәм районнардан 18 команда - 72 шахматчыны җыйды ул. Шахматчылар арасында халыкара 6 оста, 11...

1996 елдан якташыбыз Алисә Галләмова кубогына оештырыла башлаган шахмат турниры соңгы дистә елда район башлыгы призына дигән исем астында үтә.
Быел да нәкъ 7 май көнне үзенә Казан, Чаллы, Нефтекама, Лениногорск, Кукмара, Балтач кебек шәһәр һәм районнардан 18 команда - 72 шахматчыны җыйды ул.
Шахматчылар арасында халыкара 6 оста, 11 Фиде остазы, спорт остасына 12 кандидат булуы да бәйгенең зур дәрәҗәсенә бер дәлил. Актаныштан куелган 6 команданың иң зур өлешен тәшкил итүче яшүсмерләр, юниорлар һәм яшьләр командасы вәкилләре шундый мәртәбәле остазлар белән көч сынадылар.
"Безнең өчен иң мөһиме дә - укучыларыбызның халыкара спорт мастерлары белән уйнап, канат ныгытуы, тәҗрибә туплавы, белемнәрен үз тиңнәре генә түгел, бик көчлеләр белән сынап караулары, үз-үзләренә ышанычларын арттырулары", - ди бу нисбәтән ярышларның баш хөкемдары Илдар Имамов та.
9 мөмкинлектән 6,5 очко җыеп, яшьләр командасыннан Илзир Саматов; кечерәкләрдән Данияр Латыйпов; кызлардан Роза Гыймазова һәм Зәйнәп Рахмановалар шәхси беренчелектә призга лаек булдылар.
Өлкән яшьтәгеләр һәм яшьләр арасында Актанышның шул ике командасы махсус призга лаек дип табылды. Ригинат Нуриәхмәтов, Азат Шәрәфиев, Марат Әскәров, Дамир Әюпов составындагы Актанышның 1нче командасы бәйгедә II урынны яулады. I һәм III урыннарда - Казан командалары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев