Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район данын лицей яклады

Хәтерләсәгез, күптән түгел районда хәрби-гамәли спорт төреннән республика спартакиадасының зона ярышлары узган иде. Бәйгедә һөнәр лицее укучылары шәһәр егетләрен узып беренчелеккә ия булдылар.

("Актаныш таңнары" газетасы, 7 октябрь саны, "Без авыл егетләре"). Әлеге көч сынашуның финал ярышлары 6-7 октябрь көннәрендә Балык Бистәсе районында узды. Биредә 12 командадан 120дән артык укучы ярышты. Актаныш данын яклап чыккан һөнәр лицее егетләре әлеге зур бәйгедә лаеклы V урынны яуладылар. Аерым төрләргә килгәндә, бердәм команда булып тупланган Рәсих Кашапов, Евгений Зернин, Илназ Имаметдинов, Әхәт Хәбиев, Алмаз Мирзасалихов аркан тартуда II урынга ия булдылар. Граната атуда Әхәт Хәбиевкә тиңнәр булмады. Әлеге бәйгедә ул I урынны яулады. Егетләрнең республикакүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясауларында остазлары И.Измайлов, кадет-интернат мәктәбеннән М.Миркасыймов, гуманитар гимназиянең спорт остазы Р.Сибгатуллинның һәм район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең дә өлеше зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев