Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район мәктәпләре командалары арасында шахмат ярышы үтте

24 октябрь көнне район мәктәпләре командалары арасында шахмат буенча шәхси-команда беренчелеге үткәрелде. Урта мәктәпләр арасында 5 команда көч сынашып, аның 4се актанышлылар булып, авыллардан фәкать бер Татар Суыксуы мәктәбеннән килгәннәр иде. Җиңүче булып Актанышның 2 нче мәктәбе танылды. II урында - 1нче мәктәп, III урында - гуманитар гимназия. Шәхси беренчелектә...

24 октябрь көнне район мәктәпләре командалары арасында шахмат буенча шәхси-команда беренчелеге үткәрелде.
Урта мәктәпләр арасында 5 команда көч сынашып, аның 4се актанышлылар булып, авыллардан фәкать бер Татар Суыксуы мәктәбеннән килгәннәр иде.
Җиңүче булып Актанышның 2 нче мәктәбе танылды. II урында - 1нче мәктәп, III урында - гуманитар гимназия. Шәхси беренчелектә исә Актанышның 2нче мәктәбе укучылары: Алмаз Нигъмәтуллин, Динар Хәлирахманов, малайлар арасында уйнаган Роза Гыймазова, Рузилә Гайнетдинова - I, Динислам Закиров (1нче мәктәп), Таһир Хөрмәтуллин белән Илзир Саматов (гуманитар гимназия) - II, Ринат Фәррахов, Камил Ибраһимов (1нче мәктәп), Гадел Имамов (гуманитар гимназия) III урыннарны яуладылар.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләренән килгән 7 командага Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалардан янә 7 команда төзелеп өстәлде. Бурсык мәктәбе - I, Яңа Кормаш - II, Татар Ямалы командасы III урыннарга ия булдылар. Шәхси беренчелектә Актанышның 2нче мәктәбеннән Мансур Закирҗанов, Булат Төхфәтуллин, Фирүзә Нәбиева җиңүче булып танылды. Шул ук мәктәптән Әмир Акмалов, Илмаз Хәмидуллин, Актаныш башлангыч мәктәбеннән Алияна Айбашева - II, Әнвәр Сәлимов (2нче мәктәп), Аделина Кәшбразыева (Актаныш башлангыч мәктәбе) һәм Бурсыктан Айнур Зарипов III урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев