Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район шахмат тарихына янә бер җиңү өстәлде

Күптән түгел Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында РСФСРның атказанган укытучысы, күп еллар буена шул исемдәге урта мәктәп директоры булып эшләгән һәм шул җирлектә шахмат хәрәкәтенең башында торган Әхмәт Ганиев истәлегенә (ул үзе дә бик оста шахматчы булган) традицион шахмат турниры үтте. Ярышларга кечкенәләрдән алып өлкән яшьтәге шахматчылар да килгән иде....

Күптән түгел Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында РСФСРның атказанган укытучысы, күп еллар буена шул исемдәге урта мәктәп директоры булып эшләгән һәм шул җирлектә шахмат хәрәкәтенең башында торган Әхмәт Ганиев истәлегенә (ул үзе дә бик оста шахматчы булган) традицион шахмат турниры үтте. Ярышларга кечкенәләрдән алып өлкән яшьтәге шахматчылар да килгән иде. Татарстанның байтак районнарыннан, Киров өлкәсеннән һәм республиканың Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән барысы 15 команда катнашты.
Бәйгедә 1993- 2000 елгы, 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар, 60 яшькә кадәр ир-егетләр һәм 60 яшьтән өлкән пенсия яшендәгеләр аерым төркемнәрдә уйнап җиңүчеләр билгеләнде.
Кече яшьтәге мәктәп балалары номинациясендә кызлар арасында Мирзагаянова Эльвина (остазы Имамов И.) һәм урта яшьтәге укучылар номинациясендә кызлар арасында Адиева Айгөл (остазы Галимов Ф.) мактаулы I урыннарны яуладылар. Үз төркемендә Нигмәтуллин Айдар - III, пенсионерлар төркемендә Имамов И. II урыннарны алып, үзләренең көчле уенчылар икәнлекләрен кабат расладылар һәм барысы да акчалата кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X