Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район спорт мәктәбенең шахмат бүлеге укучылары Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең “Яшь хөкемдар” таныклыгына ия булды

Шахмат ярышын ачу тантанасында район башкарма комитетының Яшьләр эшләре , спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев район спорт мәктәбенең шахмат бүлегенең 5 укучысына Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең “Яшь хөкемдар” таныклыгын тапшырды.

             Бүген Актанышта республикакүләм классик шахмат ярышы башланды. Бәйгене ачу тантанасы күңелле мизгелләр белән истә калды.

Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев район спорт мәктәбенең шахмат бүлегенең 5 укучысына  Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең зур ышаныч күрсәтүен билгеләп үтте. 

  Рәзилә Нәбиева, шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидат Данияр Латыйпов, Зәйнәп Рахманова, Фирүзә Нәбиева, Алияна Айбашевага  “Яшь хөкемдар” таныклыгын тапшырды.

Ленис Әнәс улы бу укучыларның тагы да зуррак биеклекләргә ирешүләрен теләп изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев