Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район ветераннар советы хәбәр итә

Хөрмәтле районыбыз өлкәннәре! Буш вакытларыгызны файдалы һәм күңелле үткәрү, сәламәтлегегезне саклау, дөрес яшәү рәвеше алып бару һәм үзара аралашуны ныгыту максатыннан, район ветераннар советы сезгә түбәндәге чаралар тәкъдим итә: 1. Сәламәтлекне ныгыту гимнастикалары, өстәл теннисы, волейбол уеннары, төрле тренажерларда шөгыльләнү - Актаныш универсаль спорт залы - адресы: Җиңүнең 50 еллыгы...

Хөрмәтле районыбыз өлкәннәре!

Буш вакытларыгызны файдалы һәм күңелле үткәрү, сәламәтлегегезне саклау, дөрес яшәү рәвеше алып бару һәм үзара аралашуны ныгыту максатыннан, район ветераннар советы сезгә түбәндәге чаралар тәкъдим итә:

1. Сәламәтлекне ныгыту гимнастикалары, өстәл теннисы, волейбол уеннары, төрле тренажерларда шөгыльләнү - Актаныш универсаль спорт залы - адресы: Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 50 "А".

Һәр атнаның җомга көнендә иртәнге 10.00-12.00 сәгатьләрдә. Керү һәм шөгыльләнү бушлай. Спорт киемендә һәм алмаш аяк киеме булу мәҗбүри. Пенсия таныклыгын алып килүегез сорала.

Реклама

2. Йөзү - Балалар иҗат үзәге - атна дәвамында, дүшәмбе-җомга көннәрендә, 9.30-12.00 сәгатьләрдә. Бассейнга йөрү өчен үзәк хастаханәдән медицина белешмәсе һәм пенсия таныклыгы булуы шарт. Керү бәясе - өлкәннәр өчен 50 сум.

3. Бәйләм түгәрәге - Игелек үзәге бинасының "Шахмат" клубы залы. Атнасына ике тапкыр, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә.

4. "Шахмат" клубы өлкәннәр өчен атнаның һәр дүшәмбесеннән җомгага кадәр 14.00-17.00 сәгатьләрдә Игелек үзәге бинасында эшли.

Белешмәләр өчен телефон: 3-15-70.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев