Актаныш

Районара дзюдо ярышында гимназия укучылары җиңү яулады

20-22 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә дзюдо буенча районара бәйге узды. Ярышта 13 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар катнашты.

Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең дзюдо сыйныфында шөгыльләнүче Алия Юнысова бәйгедә I урын яулады. Мәрьям Нуретдинова II урынга лаек булды. 

Кызларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!

Алия белән Мәрьямнең остазы- танылган дзюдо остазы Шамил Әхмәтов. Укучылар сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем алалар, тумышлары белән Сарман районыннан. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: