Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районда Физкультурачылар көне билгеләп үтелде

Физкультурачылар көне уңаеннан, узган ялларда, район үзәгендә, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән спортчыларыбыз үз көчләрен велоярышта һәм футбол уеннарында сынадылар. Велоярышлар - бик тә дулкынландыргыч бәйге. Зур тизлек тудыручы бу тәгәрмәчле дусларны күпләр үз итә. Шуңа күрә дә елдан-ел бу төр бәйгедә катнашучылар саны да ишәя. Велосипедта тренировка ясау бер...

Физкультурачылар көне уңаеннан, узган ялларда, район үзәгендә, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән спортчыларыбыз үз көчләрен велоярышта һәм футбол уеннарында сынадылар.
Велоярышлар - бик тә дулкынландыргыч бәйге. Зур тизлек тудыручы бу тәгәрмәчле дусларны күпләр үз итә. Шуңа күрә дә елдан-ел бу төр бәйгедә катнашучылар саны да ишәя.
Велосипедта тренировка ясау бер нәрсә, ә ярышу бөтенләй башка. Зур тизлек, җилне буйсындыру, башка катлаулылыклары бар аның. Шушы халәткә бәйге комарлыгын да кушып, велоузышчылар стартка басты.
Велоузышларны инде ике ел рәттән чемпион калган Илнур Ваньшин әйдәп барды. Узасы ара да шактый иде. Спортчылар хакимият каршындагы мәйданда старт алып, Баян Дәүләтов урамы буенча 57 нче бистәдән, РТСны да үтеп, дамба күпере аша үзәк урамнан финиш сызыгына юнәлде. Ярыш кызу төс алды. Чөнки җиңүчеләр өчен бүләкләр дә саллы әзерләнгән иде.
Ир-егетләр арасында чемпион исеменә быел да Илнур Ваньшин тугры калды. II урында Зиннур исламов, III урында Дамир Мортазин.
Хатын-кызлар арасында беренчелек Флүрә Вәлиевада, II урында Резида Әминова. "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә Равил Шәехов бүләкләнде.
Бу көнне авыл җирлекләре арасында барган футбол уеннарының финал өлеше дә узды. Спортның әлеге төренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан, җирлекләрдә футбол ярышлары июль урталарында башланып киткән иде. Районкүләм бу бәйгегә барлык җирлекләрдән дә командалар тартылды.
Футбол ярышлары башта зоналарда үтте. Монда иң көчлеләр дип табылган командалар арасында ярыш соңыннан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан төзелгән Актаныш авылының 57нче бистәсендәге спорт мәйданчыгында оештырылды.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә , I урынны актаныш авыл җирлеге командасы яулады. II урында - кировлылар, III урында - Татар Суксу авыл җирлегенең Яңа Кормаш авылы спортчылары.
Җиңүче командалар махсус бүләкләргә, Мактау кәгазе һәм кубокка ия булдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев