Актаныш

Районда иң оста волейболчылар билгеләнде

Ай ярым дәвамында район оешма-предприятиеләр командалары арасында барган волейбол ярышлары төгәлләнде. 3 төркемгә бүлеп, 18 команда ярышкан бәйгедә чемпион исемен кече нефть компаниясе яулады. I урында - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, IIIдә - Актанышның 1нче мәктәбе командалары. "Быелгы ярышлар узган елгыдан көчлерәк. Егетләр елдан-ел тәҗрибә туплыйлар", - ди спорт...

Ай ярым дәвамында район оешма-предприятиеләр командалары арасында барган волейбол ярышлары төгәлләнде.
3 төркемгә бүлеп, 18 команда ярышкан бәйгедә чемпион исемен кече нефть компаниясе яулады. I урында - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, IIIдә - Актанышның 1нче мәктәбе командалары.
"Быелгы ярышлар узган елгыдан көчлерәк. Егетләр елдан-ел тәҗрибә туплыйлар", - ди спорт мәктәбе җитәкчесе урынбасары Ринат Газетдинов.
Район хуҗалыклар командалары арасында зона ярышлары 25 ноябрьдән башланыр дип ниятләнә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: