Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Райондашыбыз Айзилә Бакирова UfaСhess Шахмат академиясе турниры җиңүчесе булды

Шушы көннәрдә Уфа шәһәрендә UfaСhess Шахмат академиясе турниры узды. UfaСhessның Август кубогы бәйгесендә район шәхмат мәктәбендә шөгыльләнүче Айзилә Бакирова җиңү яулады.

                     Әле бик кечкенә булса да райондашыбыз Айзилә Бакирова акыл уенында зур уңышларга ирешеп килә.

Аңа остазлары, шулай ук әти-әнисе һәрвакыт теләктәшлектә. Бу юлы да бәйгегә нәни шахматчыны ярышка әтисе алып барды. Айзилә өчен җан атып, аңа дәрт-дәрман биреп торды. Район спорт мәктәбенең шахмат сыйныфы остазлары Айзилә Бакированың әти-әнисенә олы рәхмәт җиткерә. Киләчәктә дә балалар, аларның әти-әниләре белән шахмат спортында бергә-бергә кулга -кул тотынып эшләрбез дигән ышанычта кала.

           Без дә үз чиратыбызда Айзиләне олы җиңүе белән котлыйбыз, алга таба мәртәбәле уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев