Актаныш

Районыбыз җитәкчеләре футбол уйнаячак

12 июньдә Россия Көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу көнне бөтен ил буенча төрледән-төрле чаралар узачак. Актаныш районы да читтo калмаячак. 12 июньдә Актаныш технологик техникумының универсаль спорт мәйданчыгында районыбыз җитәкчеләре арасында мини-футбол турниры узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Биредә район башкарма комитет һәм Совет хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлеге...

12 июньдә Россия Көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу көнне бөтен ил буенча төрледән-төрле чаралар узачак. Актаныш районы да читтo калмаячак. 12 июньдә Актаныш технологик техникумының универсаль спорт мәйданчыгында районыбыз җитәкчеләре арасында мини-футбол турниры узачак.
Ярышлар 10.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Биредә район башкарма комитет һәм Совет хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары көч сынашачак. Чараны тамаша кылырга һәркем килә ала, рәхим итегез! Шулай ук чарада бәйрәмгә багышланган флэш-моб үткәрелү дә планлаштырылган.
чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: