Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Республикада өченче урында

Февраль ае - хәрби-патриотик айлык. Бу чорда район һәм республика күләмендә төрле чаралар, спорт ярышлары, бәйгеләр уза. Шушы уңайдан Казан шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап кадет мәктәпләре арасында уздырылган хәрби-спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирештек. Бу ярыш республиканың 43 район командасы арасында үткәрелүче спартакиаданың 2нче этабы иде. Турникта күтәрелүдә - I,...

Февраль ае - хәрби-патриотик айлык. Бу чорда район һәм республика күләмендә төрле чаралар, спорт ярышлары, бәйгеләр уза.
Шушы уңайдан Казан шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә
багышлап кадет мәктәпләре арасында уздырылган хәрби-спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирештек. Бу ярыш республиканың 43 район командасы арасында үткәрелүче спартакиаданың 2нче этабы иде. Турникта күтәрелүдә - I, строй әзерлегендә - II, гәүдәне күтәрүдә - III, автомат сүтеп җыюда - II урыннар булды. Безнең мәктәп командасы бу ярышта III урынны яулады һәм палатка, кадетлар арасында хәрби-кулланма спорт төрләре буенча күчмә кубок өчен Татарстан Республикасы Ветераннар берлегенең Ватанны саклаучылар көненә багышланган спартакиада директоры Д.Литвиновның III дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
17-19 февральдә кадет интернат-мәктәбенең укучылары "Победа" хәрби-спорт уеннарының республика этабында катнашып, 14 район финалистлары арасында III урынны алып кайттылар. Кадетлар Татарстан Республикасы "Патриот" яшьләрне әзерләү үзәге директоры Д.Литвинов имзалаган грамота, кубок һәм видеокамера белән бүләкләнделәр. Бу бүләкләр түбәндәге кадетлар: Денис Николаев, Алмаз Мөхәмәев, Владимир Лопатин, Эльвира Вәлиева, Эльза Шаһиева, Рәфил Галиев, Юрий Юргин, Руслан Нуриев, Ләйсән Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Габдрәхимованың хәрби әзерлек, спорт буенча югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәтә.
Аерым төр ярышларда Рәфил Галиев гәүдәне күтәрүдә I урынны алып, планшет белән бүләкләнде.
Бу ярышка укучыларны әзерләүдә кадет интернат-мәктәбе укытучыларының өлеше зур. Хәрби-патриотик тәрбия буенча директор урынбасары Дамир Фәрухшин, тәрбия эшләре буенча урынбасар Рәмис Минһаҗев, физик әзерлек буенча инструктор Ленар Әхмәров, хәрби-патриотик, спорт өлкәсендә чын белгеч буларак, зур ихтирамга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев