Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Рәсәй шахматчылары арасында актанышлылар өченче

29 сентябрь - 6 октябрь көннәрендә Самара өлкәсенең Кинель - Черкассы авылында авыл җирлекләрендә яшәүче яшь шахматчыларның XI шәхси-команда Россия беренчелеге үткәрелде. Бу дәрәҗәле ярыш авыл шахматчылары өчен иң зур һәм бердәнбер көч сынашу турниры булып тора. Самара өлкәсе географик яктан урнашу урыны белән дә, шулай ук, тимер һәм автомобиль...

29 сентябрь - 6 октябрь көннәрендә Самара өлкәсенең Кинель - Черкассы авылында авыл җирлекләрендә яшәүче яшь шахматчыларның XI шәхси-команда Россия беренчелеге үткәрелде. Бу дәрәҗәле ярыш авыл шахматчылары өчен иң зур һәм бердәнбер көч сынашу турниры булып тора.

Самара өлкәсе географик яктан урнашу урыны белән дә, шулай ук, тимер һәм автомобиль юлларының киң челтәре уртасында булуы белән дә нык уңайлы урын икәнлеге күренеп тора. Биредә ярышлар 11 нче тапкыр үтте һәм бу юлы ярышларга Россиянең 18 төбәгеннән 30га якын команда килгән иде (бу инде шәхси беренчелеккә катнашкан балаларны да кушып исәпләгәндә), ягъни беренчелектә барысы 40 кыз бала һәм 81 малай катнашты.

Безнең спорт мәктәбе командасы Нуриәхметов Ригинат, Шакиров Мансур, Нигъмәтуллин Алмаз һәм Гыйльфанова Айзиләләр составында чыгыш ясады. Әгәр дә бу турнирда Бразилиядә уздырылган дөнья чемпионатында уйнаган, Европа чемпионатларында, зур күләмле халыкара турнирларда, Россиянең ярымфинал һәм финал уеннарында уңышлы чыгыш ясаган яшь спортчыларның көч сынашуын исәпкә алсак, Татарстан ярышларында гына катнаша алган Актаныш командасының III урынны алуын мин зур уңыш дип бәяләр идем. I урында дөнья чемпионатында 8 урынны алган Иркутск өлкәсе командасы булды. Шулай ук, шәхси беренчелектә дә безнекеләр сынатмады, 2 санлы Актаныш мәктәбенең X сыйныф укучысы Ригинат Нуриәхмәтов 81 көндәше арасында мактаулы III урынга, ә Айзилә Гыйльфанова (гимназия-интернат) 40 көндәше белән ярышып, шулай ук, бронза медальгә лаек булды.

Ригинат исә берьюлы 3, ә Айзилә 2 бронза медальгә ия булып, дипломнар, кубоклар белән бүләкләнделәр. Команда өчен чыгыш ясаучылар һәм, шулай ук, остазлар да аерым хөрмәтләүгә лаек булдылар.

Реклама

Хакимият җитәкчелегенә һәм спорт мәктәбе дирекциясенә әлеге мәртәбәле бәйгедә катнашу мөмкинлеген биргәннәре өчен команда һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт җиткерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев