Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Рузилә Гарифуллина - елның иң яхшы спортчысы

Елның иң яхшы спортчысы - Рузилә Илдус кызы Гарифуллина, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча остаз. Әле мәктәп елларында ук йөгерешне үз иткән, ярышларда беркемгә дә беренчелекне бирмәгән спортсөяр кыз, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, документларын туп-туры Әлмәт физкультура техникумына тапшыра. Әлмәт шәһәре җыелма командасы составында Татарстанда гына түгел,...

Елның иң яхшы спортчысы - Рузилә Илдус кызы Гарифуллина, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча остаз.
Әле мәктәп елларында ук йөгерешне үз иткән, ярышларда беркемгә дә беренчелекне бирмәгән спортсөяр кыз, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, документларын туп-туры Әлмәт физкультура техникумына тапшыра. Әлмәт шәһәре җыелма командасы составында Татарстанда гына түгел, ил күләмендәге ярышларда көчен сыный. 2008 елда исә шушы команда составында Түбән Новгород өлкәсе Выкса шәһәрендә узган Россиякүләм зур ярышта III урынны яулый.
Инде хәзер үзе бик күп укучыларга остаз - 2009 елдан район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә хезмәт куя. Районда узган бар спорт чараларының да үзәгендә кайный.
Узган ел Саратов шәһәрендә узган XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында Татарстан командасының төп нигезен актанышлылар тәшкил итте. 67 регионнан килгән командалар арасында Татарстанның үз төркемендә - I, гомуми беренчелектә V урынны яулавында актанышлыларның өлеше зур. Алар арасында Рузилә Гарифуллина да бар.
- Тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм, спорт минем яшәү рәвешем, яшәү тәртибем ул, - ди Рузилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев