Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Рәзилә Нәбиева- Россия балалар Кубогы ярышларының беренче этабы җиңүчесе

3-10 июнь көннәрендә Казанда шахмат буенча Россия балалар Кубогы ярышларының бер этабы- Р.Г. Нәҗметдинов истәлегенә турнир узды.

                15 яшькә кадәрге кызлар арасында әлеге уенда районыбызның яшь шахматчысы Рәзилә  Нәбиева катнашты. Россиянең 12 субъектыннан килгән кызлар арасында, барысы  24 катнашучы, безнең Рәзилә турнир җиңүчесе булды һәм 1 урынны яулады.  

            Җиңүче райондашыбызны чын күңелдән зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез! Афәрин, Рәзилә! 

               Рәзилә Нәбиеваның остазы Фәһим Галимов кызның әти-әниләренә дә тырышлыклары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев